Т е к с т ы    п е с е н    М а л и к и

Ирешермен  хыялыма  (Я все равно добьюсь своей мечты)
Җәмилә Низаметдин  көе һәм сүзләре
 

Бар хыялым минем дөньяда,
Ирешергә телим мин аңа,
Утны - суны кичергә дә,
Әзермен мин барысына да.

Кушымта:

Мин керермен дулкыннар арасына,
Мин керермен бураннар арасына,
Мин менәрмен биек тауларга,
Ирешермен үз хыялыма!!!

Күз яшьләрем тамар, тамар
Кояштан карлар явар, явар.
Мин түзәрмен барысына да,
Булсаң, җырым, син янымда!!!

Кушымта:
Мин керермен дулкыннар арасына,
Мин керермен бураннар арасына,
Мин менәрмен биек тауларга,
Ирешермен үз хыялыма!!!

Җ
ырым гына бул янымда!!!

Ник көтмәдең (Ну почему, ты меня не дождался)
 Марат Мухин көе,  Айдар Минһаҗ сүзләре

Нинди генә җилләр иссәләр дә,

Сине йөрттем йөрәк түрендә,
Кошлар кебек очып кайттым менә
Бары сине, сине күрергә.

Аерылганда сөйләштек бит, иркәм
Гөмер юлын бергә үтәргә.

Күрешүнең изге минутларын
Теләмәдең нигә көтәргә.

Кушымта
(2 тапкыр):
Ә син өздең өметемне
Бүтәнне көтәсең кичләрдә.
Синсез, синсез яши алырмын да,
Тик нишләргә хәзер, нишләргә.

Нинди генә җилләр иссәләр дә
Сине йөрттем йөрәк түрендә,
Кошлар кебек очып кайттым менә
Бары сине, сине күрергә.

Ник оныттың мине сөйгән ярым
Ник бүтәнгә төште күзләрең.

Эзләреңне яшем юа, ләкин
Мин яшәрмен әле, түзәрмен.

Торналар  (Журавли)
Зөфәр  Хәйретдинов көе,   Ринат  Мөслимов сүзләре

Салкыннан куркыпмы торналар, торналар
Җылырак жирләргә очалар, очалар.
Яратмыйм, яратмыйм көзләрне, көзләрне
Тапмагач син киткән эзләрне.

2 тапкыр:
Боегып торналар озаттым, озаттым
Нишләп соң мин сине, мин сине югалттым.


Кышларда көтәмен язларны, язларны
Торналар әйләнеп кайтырмы, кайтырмы
Кайтырлар тезелеп торналар, торналар
Яңадан оялар корырлар.

2 тапкыр:
Шатланып канатлар кагарлар, кагарлар
Яраткан дусларың, ярларын табырлар.


Торналар ел саен кайтырлар, кайтырлар
Бергәләп оялар корырлар, корырлар,

Мин һаман бер үзем ялгызым, ялгызым
Син юкка көн кыска, төн озын.


2 тапкыр:
Сагышлы торналар авазын, авазын
Тыңлыйм мин һәр көзен, һәр язын ялгызым.


Тыңлыйм мин, hәр көзен
Ялгызым, ялгызым
Ялгызым, тыңлыйм мин
Һәр язын, hәр көзен.

Оныт әле аны  (Забудь его)
 Марат Мухин көе,  Айдар Минхаҗ сүзләре


Минем яныма дип килгәндә ул
Ник чыгасың аның юлына.

2 тапкыр:
Яратмый ул сине, сөя бары мине
Минем йөрәктә дә ул гына.
 
Кушымта:
Оныт әле, оныт әле аны
Карама син аның күзенә,
Ул бит инде мине, бары мине сөя
Беләсең бит инде үзең дә.

Элек без бит якын дуслар идек
Хәзер инде дәшми йөрисең.

2 тапкыр:
Сөймәгән ул сине, сөйсә китмәс иде
Нигә инде шуны белмисең.

Кушымта:

Аны көтеп вакыт уздырма син
Әрәм  уза инде яшьлегең.

2 тапкыр:
Ул бит мине генә, бары мине сөя
Мин дә аның өчен яшимен.

 

Яфрак яңгыры     (Листопад)
Миңнегали Дәүл
әтбаев көе,

 Азат Мәрдән сүзләре


Ашыктырдым бугай мин җәйләрне
Ашыктырдым бугай көзләрне.
Икәу бергә йөргән сукмакларда
Яфрак күмә безнең эзләрне.

Кушымта:
Юк, каласым килми минем көздә,
Кошлар белән китәм, ахыры.
Сагыш булып йөрәк ярасына
Шаулап ява яфрак яңгыры.

Агачлар да, күз яшьләре кебек,
Яфракларын коя бер мәлне.
Кайтыр идек икәү җәйләргә без,
Көтим микән синең килгәнне.
 

Кушымта:

Җиллә
р  өзгән  hәрбер яфрагы да
Үзәгемне минем өзәдер.
Мин түзәлмәм синсез бер минут та,
Синең йөрәк ничек түзәдер.

Яңа ел   (Новый год)
 Марат Мухин көе,

 Илгизәр Солтан сүзләре

Күңелемдә  -  яңа уйлар,
Биеп йөри хыял.
Алла бирсә, барысы да
Чынга ашар быел...

Кушымта:
Яна елны, яңа көнне,
Көтеп алдык, көтеп.
Яңа көнгә керик дуслар,
Бисмилланы әйтеп...

Алла бирсә, алла бирсә,
Чынга ашар хыял.
Үткән елдан бәхетлерәк
Булырбыз без быел...

Кушымта:

Күңелемдә - якты уйлар,
Күзләремдә - нурлар.
Бер – берсеннән аермасын
Иркәм, безнең куллар.

Йөрәгемә минем кагылма (Не прикасайся к моему сердцу)
Миңнегали Дәүләтбаев көе, Азат Мәрдән сүзләре

Язлар килде, үз кадерен белеп,
Сөю булып керде күңелгә.
Яфракларга тулган бөре булып
Бәгыремә кереп түгелә.

Кушымта:
Син яралар салма, кирәк түгел,
Йөрәгемә минем кагылма.
Үтте инде язлар, соңладым дип
Каеннарга килеп сарылма.

Үтте дисең язлар, сөюләрем минем
Көзләргәчә дәвам иттеләр.
Ә аккошлар сүрелдерми аны
Кайсы якка алып киттеләр?

Яфракларга сары сагыш ингән,
Кошлар китә туган ягыннан.
Кошлар белән бергә саубуллашам
Яшьлегемдә сөйгән ярымнан.
Әле дә сөям  (Все ещё люблю)
Миңнегали Дәүләтбаев көе, Асхәр Кашфуллин сүзләре

Гөлләр булып ятар идем
Юлларыңа түшәлеп
Күзләреңә бер карасам
Кала җаным бушанып.

Кушымта:
Сөйдем сине, син дә мине
Сөяреңә ышанып.
Әле дә сөям, әле дә сөям,
Әле дә сөям шашынып.

Бер утырып сөйләшсәм дә
Күнелем китә ачылып.
Кала йөрәк тынычланып,
Ярсуларым басылып.

Гөлләр булып ятар идем
Юлларыңа түшәлеп.
Калам чәчен сыйпасам да
Сагышлардан бушанып.
Сиңа килдем  (Пришла к тебе)
Галимҗан Гыйльманов сүз.,  Ганс Сәйфуллин көе

Йөрәгемнең чакыруын
Ишетеп килдем менә
Ә син минем күңелемне
Өшетеп көлдең генә.

Кушымта:
Килдем әле, килдем әле,
Бар дөньямны онытып.
Йөрим әле, йөрим әле
Синең өчен җан атып.

Каршыларсың дигән идем
Назлы кочагың белән.
Җылытырсын дигән идем
Күңел учагың белән.

Минем мең ут алырлык
Йөрәгеңдә ялкын юк.
Карашыңда сагыш нуры,
Күңелеңдэ салкынлык.

Кушымта:
Килдем әле, килдем әле,
Бар дөньямны онытып.
Мәңге шулай йөрермен әле,
Синең өчен җан атып.
Эзләрмен,  табармын  (Я все равно найду тебя)
З.Хәйретдинов көе, Р. Мөслимов сүз.

Төннәр дә бик озын
Булмагач син үзең
Йокы да hич керми күзләргә
Елгада ике яр
Бары юк күперләр
Чыгамын мин сине эзләргә.

Кушымта:
Эзләрмен, табармын
Ут булып янармын
Күңелем гел сине
Уйлый бит.
Өзелеп сөюдән
Янудан, көюдән
Күкрәккә йөрәгем
Сыймый бит.

Минеме аңлапмы
Болытны таратты
Булыша юлымда җилләр дә
Чәчәкләр шиңәрләр,
Йолдызлар сүнәрләр
Тапмасам мин сине әгәр дә.

Былбыллар ах диләр
Чишмәләр тап диләр
Кояш та мул сибә нурларын.
Табармын эзләгәч
Шатлыктан түзмәгәч
Кочаклап үбәрмен җир шарын.
Җавап көтә Мәликә  (Ждет ответа, Малика)
А. Минхаҗев сүз.,  М. Мухин көе

Күптән күрешмәгән идек
Йөрдем оныттым диеп
Үзем сине көттем hаман
Яшәдем бугай сөеп
Тагын югаласың икән
Инде мин гафу итмәм.

Йөрмәссең дә бүтән килеп
Мин көтмәм сине, көтмәм.

Кушымта:
Тик бер сүзең җитә бүген,
Барысын да хәл итә.
Уйлама дәшми китәргә
Җавап көтә Мәликә.

Күптән күрешмәгән идек
Йөрдем оныттым диеп
Үзем сине көттем hаман
Яшәдем бугай сөеп
Һаман да шул Мәликә мин
Син генә бәлки бүтән
Югалдым да сине көтеп
Юксынып көннәр үткән.

Казаныма мәдhия!  (Посвящение Казани)
М. Сиразиев сүз., Г. Сәйфуллин көе

Милләтебез горурлыгы - мәшhүр Казан!
Иртәләрен урамнарга кабат кайтты азан
Азатлыкны мактап җырлый шәфәкъ нуры,
Халкың батыр синең, саф hәм тугры.
Азатлыкны мактап җырлый шәфәкъ нуры,
Халкың батыр синең, саф hәм тугры.


Каhарманнар шәhәре син - бөек Казан!
Таралсыннар синең күктән бәла-каза.
Гасырларың тарихыннан саркый иман
Йөз, мең еллар даның үсә бара hаман.
Гасырларың тарихыннан саркый иман
Йөз, мең еллар даның үсә бара hаман.


Идел белән ничек кочаклашкан Кабан
Шул урында халкым тире белән үскән Казан!
Сөембикә манарасы күккә ашкан
Кол - Шәриф тә кабат балкый мәрмәр таштан.
Сөембикә манарасы күккә ашкан
Кол - Шәриф тә кабат балкый мәрмәр таштан.
UNUT SEVME  (Забудь меня и разлюби)
Soz: A.Baki callioglu, мuzik: A.Baki callioglu
  (На турецком языке)

ASKA GONUL VERMEM ASKA INANMAM
YILLARCA BOS YERE AGLAYIP YANMAM

BOYLE BIR ARZUYA MEYLEDIP KANMAM

UNUT SEVME BENI
BU ASKIN SONU
ТУ YAZIK KI HICRAN
GOZYASI DOLU

NASIL OLSA SONU GELMEYECEK MI
HER GUZEL SEY GIBI BITMEYEYCEK MI

BIRAKIPTA BENI GITMEYECEK MI

UNUT SEVME BENI
BU ASKIN SONU
ТУ YAZIK KI HICRAN
GOZYASI DOLU

 
Өзмә миңа гөлләр (Не рви мне цветы)
Азат Мәрдән сүз., Миңнегали Дәүләтбаев көе

Акчарлакның ялгыз тавышы да
Шомландырды минем күңелне,
Дулкыннарга карап уйланасың,
Уйларыңда китү түгелме?

Кушымта:
Өзмә миңа гөлләр, өзмә миңа,
Гомерләре кыска бигрәк тә.
Сагышлырак өзгән гөлләрдән дә
Яралары кала йөрәктә.

Кыңгыраудай чынлап көлүеңнән
Сандугачлар хәттә көнләшә.
Йолдызларга ашуыңнан куркып,
Янымда кал, диеп эндәшәм.

Болыннардан гөлләр исе килә,
Сулышларга каба hавасы.
Иртә саен синең юлларыңа
Энҗе булып килә яуасы.
Мин  синеке түгел  (Я не твоя)
Л. Дәүләтов
сүз., М. Мухин көе

Син акыллы,
Син бик әйбәт,
Син бик асыл Ир-егет.
Сине күргәч
hич, Бер кыз да

Түзеп торалмас кебек.
Минеке бул дисең миңа
Кулымнан тотасың да.
Тик мин беләм иртәгәчә
Син мине онытасың да.

Кушымта:
Тик мин синең
Меңнән – берең
Меңнән – берең булганчы
Берәрсенең бердәнбере

Булуны артык күрәм
Тик мин синең
Меңнән – берең
Меңнән – берең булганчы
Берәрсенең бердәнбере
Булуны артык күрәм.

Син акыллы,
Син бик әйбәт,
Син бик асыл Ир-егет.
Сине күргәч
hич, Бер кыз да

Түзеп торалмас кебек.
Сиңа каршы торыр өчен
Җитәрлек әле көчем.
Гомеремне җимерәлмим
Мизгелле бәхет өчен.
Мең рәхмәт (Огромное спасибо)
А. Минхаҗ сүз., М. Мухин көе

Урап алып мине язмыш җиле
Ничә тапкыр инде сынады
Сабыр гына мине көтә белдең
Тыныч кына гафу итә идең
Сөю чәчкәләрең сулмады.

Гел елмаеп төшкә керүеңнән
Мин көч алдым ялгыз чакларда
Авыр иде сиңа сизә идем
Якты көне көтеп түзә идең
Карамадың ләкин ятларга.

Кушымта (2 тапкыр):
Юлга чыгам синең сөю белән
Сынаса да язмыш хәзер мең
Ходай безне аермасын гына
Мең рәхмәтләр сиңа кадерлем.

Урап олып мине язмыш җиле
Ничә тапкыр инде сынады
Сабыр гына мине көтә белдең
Тыныч кына гафу итә идең
Сөю чәчкәләрең сулмады.

Сыналырга туган кешеләр без
Ялгышулар гына булмасын
Ачы жилләр явыз буранда да
Бергә чакта ялгыз булганда да
Сөю гөлләребез сулмасын.


 
Их, иркәм  (Ах мой любимый)
Рәшит Минhаҗ
сүз.,  А. Муратова көе

Әгәр син күгәрчен күрмәсәң,
Кунакта булмасам иркәмдә,
Кунмас та идең бит каршыма,
Бу ямьле, кояшлы иртәдә.

Кушымта:
Их, иркәм, сине генә яратам,
Их, иркәм, сине генә яратам.

Хәлләре гөлдер дип син әйткәч,
Куанам кошкаем, сөенәм.
Аның да җылысы шундый дип,
Кояшның нурында сөенәм.

Әгәр син кугәрчен күрмәсәң,
Кунма да тәрәзәм төбенә,
Их, нәни кошкаем белмисең,
Ул кеше күңелем түрендә.
Йөрәк сере  (Тайна сердца)
Ильсөяр Наниева
сүз., Сара Садыйкова көе

Давылларда очты ал яулыгым,
Бәлки, табалырсың ишкәем.
Яшьләй сөйгән ярым ятка калды,
Әйтегезче, дуслар, нишләем?

Анын йөрәге дә яксынудан
Сызланадыр кебек гомергә.
Ара ераклаша, тик нигәдер
Кавышырбыз кебек күңелгә.

Ник очрадың минем тормышымда,
Нур сипмәгәч таңнар атканда?
Әмма сүнмәс рухым hаман көчле,
Дарья суы ташып акса да.

Гашыйк булдыңмы әллә  (Наверное ты влюбился?)
 Г. Зәйнәшева сүз.,  М. Мухин көе  


Күзләреңдә йолдыз нуры балкый,
Йолдыз кабынганда тудыңмы әллә?
Бу көннәрдә бик бәхетле елмаясың
Син кемгәдер гашыйк булдыңмы әллә?
 

Кушымта:

Вәгъдә бирсәң дустым вәгъдәңдә тор
Мәңге сакла йөзең аклыкларын,

Мин дә гашыйк кеше кебек елмаямын
Миңа күчте синең шатлыкларың.

Язлар килсә, ярсып сулар акса
Күңеленә сагыш үрелмәсен
Агып киткән язгы сулар кебек кинәт
Мәхәббәтең сүнеп сүрелмәсен.

 

 

Җырлар җырлыйм сиңа   (Все мои песни для тебя)
Галиәхмәт Шаhи сүз., М. Дәүләтбаев көе  


Бер тапкыр күргәч тә сине, көләч йөзеңне
Кыенсындым, әйтә алмадым,  сөю сүземне
Күз алдымнан югалганда уфтанып калдым,

Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым.


Кушымта:
Эзләреңне дә эзләдем, син йөргән юлдан
Эчәргә теләдем сулар, тик синең кулдан.
Яннарыңа киләм көндә, кош булып очып.
Җырлар җырлыйм, сөйгән ярым исемең кушып.

Очратмадым синекеңнән, сөйкемле күзләр
Аңлатырга сөюләрем, җитмәде сүзләр
Бер тапкыр миңа карасаң, бәлки сөярсең
Син дә минем кебек янсаң, ничек түзәрсең.

Бер тапкыр күргәч тә сине, көләч йөзеңне
Кыенсындым, әйтә алмадым,  сөю сүземне
Күз алдымнан югалганда уфтанып калдым,

Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым.

Сагынырсың  (Ты еще соскучишься)
Зөһрә Котлыгөлдина сүз., А. Муратова  көе

Сагынырсың минем кулларымны
Үткәнеңне искә төшерсәң
Миннән башка бер кем шундый назлы
Сөймәгәндер йомшак чәчеңнән.

Кушымта:
Сагынырсың минем эзләремне
Минсез үтә бер чак елларың
Үзем, күзем, сүзем, эзем булып
Калыр сиңа бары җырларым.

Сагынырсың минем күзләремне
Йөрәгеңдә йолдыз кабызган
Миннән башка булмас инде сиңа
Гөмер буе тугры табынган.

Сагынырсың минем сүзләремне
Юк, аларны хәтерең югалтмас
Миннән башка сине бер кем шундый
Әнсез-сүзсез генә юатмас.

Син булганда  (Когда ты со мной)
Л. Ахметова сүз., Гөлсәрвәр көе

Йөрәгем сиңа тартыла,
Яратам, янам, көям.
«Син җаным сайлаган ярым,
 Үземә тиңем», - диям.

Кушымта:
Эй, ярым син, ярым син,
Бәхетемнең нуры син.
Мәхәббәтем, жаным син.

Безнең өчен чәчәк ата
Далаларның гөлләре.
Җырлый ярату турында
Тауларның чишмәләре.

Кояш нурлары башкача,
Яктыра яңа кебек.
Бар дөнья шатлана
Безнең бәхетне күреп.

Сиңа җаным  (Тебе любимый)
Вәзирә сүз.,  FIDO  көе   

Бар йөрәгеңдә утлы мәхәббәт
Ярсып янадыр ялгыз сөюдән.
Беләм сиңа мин, миңа син кирәген.
Мәхәббәтеңне күрдем күзеңдә,
Өмет эзләдем hәрбер сүзеңдә,
Синең назына мохтаҗ йөрәгем.

Йөрәгең ач син үземә,
Син ышан минем сүземә.
Мине эзләп кил син яныма.

Кушымта:
Сине җаным – сөямен,
Мәхәббәттә көямен.

Кил яныма
Дәва, бир син җаныма
Өметем синдә………..
Синең назлы карашларың
Оныттыра барысын да.
Мин дә сине бик яратам
Син минем йөрәк дәвам…..
Мин яратам, мин яратам шашып
Мин яңадан сиңа гашыйк.

Сиңе сөюдән мин җырлар язам,
Сыймый күңелгә шул чаклы газап.
Яратуымнан гөлдәй буламын.
Бу ялгызлыктан икәүләп качсак,
Гомерлеккә тик сиңа буламын.

Сукыр шагыйръ  (Слепой поэт)

Галиәхмәт Шаhи сүз., М. Дәүләтбаев көе   


Сукыр шагыйръ шигыръ яза,
Өстәлендә шәме юк.
Йоклый бу дип китәләрдер,
Күзлеләрнең гае юк.

Кушымта:
Кара кояш, кара дөнья,
Кара җил, кара сулар…
Тасвирлана шигырендә.


Күзгә күз карашулар.
Алтын кояш, ямьле дөнья,
Шаян җил, көмеш сулар…
Күңеленең күзләренә
Күренә әнә шулар.

Шигырендә чәчәкләрнең
Аллы-гөлле чуклары.
Таңнар ата чыга кояш,
Җемелди таң чаклары.

Сукыр шагыйръ шигырендә
Нинди генә төсләр юк!
Бу дөньяда Кеше рухын
Сындырырык көчләр юк.

 

 

Үзем аңлап алдым  (Сама поняла)
Гөлсәрвәр сүз., Ю. Федоров көе

«Сиңа атап яздым бу көйне» - дип
Миңа матур Бер көй уйнадың.

Яратулы назлы караш белән

Минем йөрәгемне яуладың.

Кушымта:
«Мин яратам аны, яратам!» - дип
Ярсып типкән иде йөрәгем,
Ә соңыннан үзем аңлап алдым,
Әсир иткән язган көйләрең.

Җыр дөньясын гына яратасың,
Аннан башка яши алмыйсың.
Күңел биреп көй уйнаган чагын
Назлы итә икән карашың.

Язган көйләреңә соклануым
Йөрәк белән тоеп алгансың.
Миңа атап матур көй язуың –
Соклануым өчен җавабың.
Яратмыйм сине, җаным (Не люблю тебя, душа моя)
Д. Сафаров сүз., Ю. Федоров көе

Йөрмә минем артымнан,
Мин синеке булалмам.
Көчләп яратып булмый
Мин башканы яратам.

Кушымта:
Яратмыйм сине, җаным.
Булалмыйм синен парың,
Әйтергә җиңел түгел,
Башка дип минем ярым.

Уйлама минем хакта,
Карама минем якка,
Көчеңне сарыф итмә,
Бир сөюеңне ятка.

Тизрәк онытсаң мине,
Жиңелрәк булыр иде.
Икебезнең дә җанга
Рәхәтлек килер иде.

Матур кош  (Птица счастья)
Гөлсәрвәр сүз., Н. Янеев көе

 Гөлбакчама килеп
 Матур кош кунды…
 
Күзәттем мин оны сокланып…
 Ул озак тормады, күккә очты.
«Син оча күр», - дидем, - сакланып?!
 Ул озак тормады, күккә очты.
«Син оча күр», - дидем, - сакланып?!

Кушымта (2 тапкыр):
Көтәм сине hаман күкләргән,
Эй, матур кош, килче, көтәмен?!
Син кайларда хәзер, кайда соң?!
Кай якларга канат кагасың?

Бакчамда гөлләр дә
Сине сагына,
Өметләнеп эзлим hавадан…
Җаныма да минем тик син кирәк,
Килерсең дип, сине сагынам.
Җаныма да минем тик син кирәк,
Килерсең дип, сине сагынам.

Минем күңелемә
Куаныч булып,
Гөлбакчамны тагын сайларсың.
Мин ышанам әле, бер көн килеп,
Бәхет көен мина сайрарсың.
Мин ышанам әле, бер көн килеп,
Бөхет көен миңа сайрарсың.

Көтеп алган бәйрәм  (Встречаем праздник)
Гөлсәрвәр сүз., М. Дәүләтбаев көе

Күңел hаман бала кебек
Бәйрәмнәрне ярата.
Көтеп алган бәйрәм көне
Дөньяга нур тарата.
Шат елмайган дуслар белән
Үтә безнең бәйрәмнәр.
Гел бәйрәмнәр кебек кенә
Булса иде гомерләр.

Кушымта:
Дәртле көйгә дуслар әйләнә
Утларның яктысында.
Якты нурга нурлар өстәлә
Күңелләр җылысыннан.

Дәртле көйгә җырлаганда
Рәхәт безнең җаннарга.
Көтеп алган бәйрәм көндә
Чыдап булмый шатлыкка.
Шат елмайган дуслар белән
Үтә безнең бәйрәмнәр.
Гел бәйрәмнәр кебек кенә
Булса иде гомерләр.

 

Бәхетем шаһзадәсе (Мой принц)

Гөлсәрвәр сүз., Л. Ахметова  көе

Шундый гүзәл төш күрдем,
Бер ХАН кызы мин анда.
«Насыйп ярым – син!» - диеп
Эндәште бер шаhзадә.

Кушымта:
Син бәхетем шаhзадәсе,
Төштә генә эзләмә.
Ярым булып яннарыма
Килсәң иде өндә дә?!

Өнемдә дә эзләдем,
«Син чынлап бармы диеп?»
Кабул итәр йөрәгем,
Булмасаң да шаhзадә.
 

Төшләремдә күргәнем,
Күңелемдә - син генә.
Безнең бәхет иленә,
Китик әле, шаhзадә?!

 

 

Чияле (Вишневый сад)
Татар халык җыры

Сандугачны
ң бабалары
Талга кунганнар ик
ән.
Кызларыгыз тырышып әшли –
Бигр
әк уңганнар икән.

Кушымта:
Эх, чия, чия, чия,
Чия чиял
әгәндә.
Чия матур, алсу була
Я
ңгыр сибәләгәндә.
Эх, чия, чия, чия,
Чияле тау итәге.
Чияле тау итәгендә
Бер ял итеп кит әле!

Й
өгереп төштем, сулар эчтем,
Т
өшкән тавыш чияле.
Кызарып кына киләсе
ң
Гомерлеккә кил, яме.

Й
өгереп төштем, сулар эчтем,
Су баса кибеккәнн
е
Китап мактый, халык хаклый
Тигез гомер иткәнне.

Ак бәхет теләрмен  (Желаю счастья)
Гөлсәрвәр сүз., Б. Җиһаншин  көе
 

«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» - диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» - дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» - диярмен.

Кушымта:
«Ярата!» - дип син саный башласам,
«Ярата!» - дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» - дип сүзне башласам,
«Яратмый!» - дип бетәр, беләмен…
«Ярата!» - дип син саный башласаң,
«Ярата!» - дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» - дип сүзне башласам,
«Яратмый!» - дип бетәр, беләмен…
«Ярата, Яратмый, Ярата, Яратмый…»

«Ярата!» - дип син саный башласа
ң,
«Ярата!» - дип бет
әр сүзләрең.
«Яратмый!» - дип с
үзне башласам,
Яратуы
ң сизми йөрәгем…

Мин килг
әнмен икән болыннарга,
Инде шуннан кайтып кил
әмен…
Чишм
ә буйларында туктармын да,
Серл
әремне аңа сөйләрмен…
Ап
-ак ромашкалар – кулларыма,
Ничек
җыйганны да сизмәдем…

Б
әхет вәгъдә иткән гомер алда,
Й
өрәк белән шуны сизәмен.
Гомер юлларымда югалмаска,
И
ң матур җырларны тезәрмен…
Ак б
әхетләр теләп, юлларыңа
Ап
-ак ромашкалар сибәрмен…

Үпкәләмә миңа (Не обижайся)
Гөлсәрвәр сүз., Ю. Федоров көе

«Ялынырсын әле!» - димә,
Миңа ачу саклама…
Яратуны өмет итмә,
Минем күңел – башкада!
Сөю газабында янма,
Якын алма җаныңа?!
Җавабымны дөрес аңла,
Җитәр, миңа табынма?!

Кушымта:
Упкәләмә миңа, уйлама да?
Мин гашыйк бит бары җырларга.
Ачуланма миңа, ялынма да,
Мин сиңа бит бары дус кына.

Юлыгырсың көтмәгәндә
Сиңа гашыйк Бер кызга.
Бәхет килер йөрәгеңә
Гашыйк булып шул кызга.
«Ялынырсын әле!» - димә,
Миңа ачу саклама…
Яратуны өмет итмә,
Минем күңел – башкада!

 

 

Үпкәләмәм сиңа, әтием  (Не обижаюсь на тебя, отец)
Гөлсәрвәр сүз., Н. Янеев  көе
 

«Әтием!» - дияргә
Кызыгып үстем мин,
Күп вакыт үпкәләп яшәргә
Хакым юк икәнне
Мин үскәч бары тик аңладым.
 

Кушымта:
Аерым яшәүнең
Сәбәпләрен белдем,
Упкәләмим синң, әтием.
«Ул – синең әтиең,
Кичерә күр», - диде,
Яхшы сүздә булды әнием.
 

Исемә төшәсең,
Син  ерак, әтием,
Күп чакрымнар – безнең арада…
Кечкенә идем мин,
Сине аз хәтерлим,
Күпме еллар безне аера…

Әти дә, әни дә
Була ул бер генә,
Кадерле кеше сез дөньяда.
Ә минем яшәүем –
Сез биргән гомерем…
Рәхмәтле мин сезгә шуңа да.

Кияү белән кәләш  (Жених и невеста)
Гөлсәрвәр сүз., Н. Янеев  көе


Өй түрендә – кияү белән кәләш,
Искитмәле матур туй бүген.
Әйтепләр дә булмый торган хисләр
Яулап алган яшьләр күңелен.

Кушымта:

«Кияү белән кәләш!» - дигән чакта
Шатлык белән балкый йөзегез.
Тигез Гомер итеп, сез никахта
Тик бәхетле була күрегез.

Кияү белән кәләш өчен генә
Гөлләр бизи табын түрләрен.
Якыннары изге теләк әйтә:
«Яулагыз, - диеп, - бәхет үрләрен!»

Әйтепләр дә булмас хисләр белән
Йөрәкләре Аша серләшә;
Кияү белән кәләш гел янәшә,
Ике йөрәк туйда берләшә.

 

     Для тех, у кого компьютер не "читает" татарский язык, предлагаем тексты песен в виде графических файлов (рисунков).  Для удобства всё в виде  архива   "Тексты песен".  Страница будет дополняться, наберитесь терпения и ждите!

    
На главную страницу

Rambler's Top100

Hosted by uCoz